“Бергә булдырачакбыз” республика проектын тормышка ашыру кысаларында “Шатлык” приютында “Сүтелгән киемнәрне ремонтлау” дип аталган практик эш булып узды.
Практик эштә барлык балалар бик теләп катнаштылар. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәделәр, эш урынын дөрес итеп оештырдылар. Балаларның эшләгән эшләре пөхтә, төгәл, һәм төрлечә иде, чөнки һәрбер бала үз эшенә җаваплы карады.