"Шәфкать" үзәге белгечләре түгәрәк өстәл оештырды

2017 елның 3 марты, җомга

Шушы көннәрдә Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Князев гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Яшүсмер кызлар арасында иртә йөклелек” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде.

Чараның максаты булып кызлар арасында гигиена һәм рухи мәдәният тәрбияләү торды.

Түгәрәк өстәл барышында Тукай үзәк район хастаханәсе хатын-кызларга консультация бирү буенча белгеч Гүзәл Галиева, Тукай районы гражданнар хәле актларын язу бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина, "Шәфкать" үзәге психологы Ләйсән Насыйрова чыгыш ясады.

Чарада 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Оештыручылар сүзләренә караганда, кызлар фикер алышуда актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International