«ТГК Уруссинская ГРЭС» ЯАҖе хезмәткәрләре эш бирүчеләр белән очрашты

2017 елның 3 марты, җомга

Кичә Ютазы районында «ТГК Уруссинская ГРЭС» ЯАҖе территориясендә чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

«Октябрьский завод металлоконструкций» ҖЧҖ һәм "БлокСтрой" ҖЧҖ барлыгы 15 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Шулар арасында икътисадчы, сатулар буенча менеджер, электрогазосварщик, станокчы кебек вакансияләр да бар иде.

Мини-вакансияләр ярминкәсенә 19 кеше килде. Эш эзләүчеләрне транспорт үтемлелеге, эш режимы һәм шартлары кызыксындырды. Чара йомгаклары буенча анкеталар тутырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International