Шушы көннәрдә Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре узган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә түбәндәге 17 предприятие һәм оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты: "Электротранспорт" ҖЧҖ, "АвтоЗапчасть КАМАЗ" ҖЧҖ, "Ланч" ҖЧҖ, "Кызыл йолдыз" ҖЧҖ, "КАМАЗ" ҖЧҖ һәм башкалар.
Барлыгы эш бирүчеләр 347 вакансия тәкъдим итте. Шулар арасында кондуктор, пешекче, контролер, прессовщик һәм башкалар да булды.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 169 кеше килде, шуларның 37нә алга таба эшкә урнашу өчен юллама бирелде.