2013-2017 нче елларда балалар мәнфәгатьләрендә эш итү Республика стратегиясы кысаларында, «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениясеның Совет районындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге хезмәткәрләре, ТАССр төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар өчен «Минем Татарстаным» дип исемләнгән төркемле дәрес уздырды.
Дәрес барышында балалар ТАССРның барлыкка килү тарихы, туган якның табиги байлыгы белән танышты, шигырьләр укыды.
Әлеге дәрес балаларның республика тарихы турында булган белемнәрен тирәнәйтергә, аның милли традицияләренә һәм культурасына хөрмәт хисе үстерергә ярдәм итте.