Бүген, 1 мартта, балалар иҗат йорты волонтер – укытучысы Юлия Васильева Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бумагопластика буенча мастер-класс үткәрде.
Чара бармакларның вак моторикасын яхшырту максатыннан оештырылды.
Социаль белгеч Ландыш Фаттахова сүзләренчә, мастер-класста барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр алды.