Шушы көннәрдә Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге 7 ата-ана һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре белән очрашу оештырды.
Буа халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Рәсим Абитов чарада катнашучыларны эшсезлек буенча учетка басу шартлары, уку үтәргә мөмкин булган һөнәрләр турында хәбәр итте.
Нәтиҗәдә, 6 кеше халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарында эшсез буларак теркәлде, Буада ЭВМ операторы һәм пешекчегә уку узар өчен ике төркем булдырылды.