Зәйдә 13 эшсез граждан эшкә урнашу өчен юллама алды

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды.

Исегезгә төшерәбез, "Ак Барс Металл" ҖЧҖ кадрлар хезмәте вәкилләре : инженер, конструктор, эретеп ябыштыручы, стропальщик, сверловщик, фрезеровщик, слесарь ремонтчы, электромонтер ГПМ, балта остасы кебек вакансияләр тәкъдим итте.

Чарага 23 кеше килде, шуларның 8е халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез граждан буларак теркәлгән.

Шунысын да әйтергә кирәк, тәкъдим ителгән вакансияләргә туплау дәвам итә. Кирәкле мәгълүматны Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләреннән 8 (85558) 71543 телефон номеры аша беләргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International