Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре район торак пунктларында "Изге очрашу" циклыннан чаралар үткәрүен дәвам итә.
Мәсәлән, алдагы көндә Шикмамаево авылында Ватанны саклаучылар Көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырылды. Чарада катнашучылар арасында ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар, шул исәптән, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә торучылар да бар иде.
Аннан соң ТАССР барлыкка килүенә 100 ел тулуын бәйрәм итүгә багышланган чара узды. Бишевский китапханәсе хезмәткәре Лариса Кузнецова татар язучыларының иҗаты белән таныштырды.