Ведомствоара комиссиянең графигы буенча Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү шартын тикшерү максатыннан чираттагы күчмә чара оештырды.
Барлыгы комиссия алты гаиләне тикшерде.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече исәпкә кую һәм эшсезлек буенча пособие түләү шартлары, эшкә урнаштыруда ярдәм итү һәм укыту турында аңлатты.
Хезмәткә яраклы гаилә әгъзалары Яшел Үзән районы һәм Казан шәһәре предприятиеләренең вакансияләре белән танышты.