Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Балигъ булмаганнар арасында суицидны профилактикалау” темасына түгәрәк өстәл утырышы оештырды.
Чараның максаты булып балалар һәм яшүсмерләр арасында суицидны профилактикалау методы һәм алымнарын билгеләү торды.
"Шәфкать" үзәге психологы Ләйсән Насыйрова бала белән сөйләшергә, киләчәк турында әңгәмә корырга кирәклеге турында сөйләде.