Лениногорск районында чираттагы ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы узды

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Алдагы көндә Лениногорск районы Старошугуровск авыл җирлегендә ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының күчмә утырышы узды.

Чара барышында социаль куркыныч хәлдә булган, күп балалы һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган гаиләләрнең эше каралды.

Шулай ук, "Хокукый навигатор" технологиясен файдаланып, ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиум секретаре, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлек мөдире Наталья Шалдаева гаилә әгъзаларына дәүләт тарафыннан каралган ташламалар турында хәбәр итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International