Шулай итеп, Ватанны саклаучылар көне алдыннан Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Виват Ватанны Саклаучыларга!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырылды. Чарада катнашучылар бәйрәмнең тарихы белән танышты, җырлар башкарды.
Шулай ук, бәйрәм уңаеннан Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында белгечләр тарафыннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Барлык учреждение карамагындагыларны һәм хезмәткәрләрне интернат директоры Алевтина Костина бәйрәм белән котлады һәм Хәйруллина фондыннан бүләкләр тапшырды.
Шундый ук Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чаралары Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Кукмара “Шәфкать” балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Арча "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узды.