Шулай итеп, Лениногорск “Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә "Чәршәмбе – Тәмлетамак" дип исемләнгән чара узды. Үзәк белгече Наталья Тринос барлык катнашучыларны да бәйрәм тарихы белән таныштырды. Аннан соң өлкәннәр һәм инвалидлар халык җырлары җырлады, тәмле коймаклар белән чәй эчте.
21 февраль көнне Минзәлә шәһәре Җиңү паркында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылар катнашында Майчабу бәйрәме узды. Барлык катнашучылар да төрле уеннар уйнады, җырлар җырлады.
Шундый ук чаралар Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, Бәгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Чистай психоневрологик интернаты, Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен приюты, Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узды.