Түбән Кама социаль приютында лингвистик викторина узды

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында туган тел көненә багышланган лингвистик викторина үткәрелде.

Чара туган телне өйрәнү, словарь белемне баету максатыннан оештырылды. Яшүсмерләр зур теләк белән ребуслар чиште, интеллектуаль уеннарда, викторинада катнашты.

"Уен формалары, мультимедиа технологияләре куллану мондый чараларны кызыклы һәм мавыктыргыч итә", – дип нәтиҗә ясады тәрбияче Ираида Мадиярова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International