27 февраль көнне Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”ендә күп балалы, авыр хәлдә булган гаиләләрдәге балалар һәм әниләр өчен рәсем сәнгате буенча мастер-класс оештырылды.
Балалар әниләре белән бергә гуашь һәм теге яки бу төсне бергә кушып рәсем ясау нечкәлекләренә өйрәнде, күп яңалыклар белде.
Чара ахырында әниләр “Таттелеком” компаниясе җитәкчелеге адресына зур рәхмәтләр белдереп, киләчәктә эшләрендә зур уңышлар теләп калды.
“Мәрхәмәтлек үзәге” белгечләре мондый мастер-классларның балаларның иҗади һәм фикерләү сәләтләрен үстерү, аларны сәнгать үзенчәлекләренә тирәнрәк төшендерү, бала һәм ана мөнәсәбәтләрен тагын да яхшырту өчен кирәк булуын ассызыклады.