Кичә, 27 февраль көнне, Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эшче төркем әгъзалары чәчтараш хезмәте күрсәтү буенча үзмәшгульлек оештыруга дәүләт финанс ярдәме алган гражданнар янына барды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшкуарлык эшчәнлеге алып бару тәртибе һәм башкарылган эшләрнең күләме белән танышты.