"Яңа йорт" приютында патриотик юнәлештәге чара узды

2017 елның 25 феврале, шимбә

“Бергә булдырачакбыз” проектын тормышка ашыру кысаларында Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Аҗаган" дип исемләнгән хәрби-спорт уены узды.

Чараны оештыруда Алабуга шәһәре чик сакчылары инициатив төркеме актив ярдәм күрсәтте.

Шулай итеп, приют карамагындагылар ике командага бүленеп, маршрутлар узды.

Чара ахырында барлык катнашучыларга да татлы призлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International