Кичә, 26 февральдә, Алабуга “Яңа йорт” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар “Бергә булдырачакбыз” проектын тормышка ашыру кысаларында татар милли ризыгы – кыстыбый пешерү буенча мастер-класста катнашты.
Приют педагоглары билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр балаларны йорт хуҗалыгын алып барырга өйрәтү максатыннан уздырыла.