Бүген Тәтеш халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә профконсультант эшсез гражданнар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.
Чарада катнашучылар тест язды, һөнәри белем алу, эшкә урнашу мәсьәләсе буенча консультация алды.
Һөнәри юнәлеш бирүче хезмәт 47 гражданга күрсәтелде.