"Веста" үзәгендә патриотик юнәлештәге чара узды

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Яшьләргә патриотик тәрбия бирү эше кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үткәрде.

Чара барышында педагог әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, хәрби һөнәрләр белән таныштырды. Аннан соң, ике командага бүленеп, балалар тизлеккә һәм җитезлеккә ярышты, төрле биремнәр үтәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International