Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрның беренче урынбасары Марат Гафаров "Татар радиосы" радиостанциясенең "Туры эфир" тапшыруының кунагы булды.
Әңгәмәнең төп темасы булып төрле категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү торды. Аерым алганда, халыктан күп балалы аналарга һәм хезмәт ветераннарына тиешле ташламалар, торак-коммуналь хезмәтләр түләү өчен субсидия-ташламалар турында сораулар килеп иреште.
Министрлык вәкиле гражданнарның сорауларына туры эфирда сәгать 10:00нан 11:00гә кадәр җавап бирде.