Балаларны даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар өчен Боз сараена экскурсия оештырылды.
Биредә балалар "Айсберг" спорт мәктәбе хоккей командасының танылган тренеры Ильфат Надыров белән очрашты. Очрашу барышында үзәк карамагындагылар кызыксындырган сорауларын бирде, спорт экспонатларын, кубоклар белән танышты, хоккей стадионында яшь хоккейчыларның тренировкасын күзәтте.
Экскурсия ахырында тренер балаларга хоккей командасының флагын бүләк итте.