Иртәгә, 28 февральдә, Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Ак Барс Металл" ҖЧҖенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Эш бирүчеләр инженер, конструктор, эретеп ябыштыручы, стропальщик, сверловщик, фрезеровщик, слесарь ремонтчы, балта остасы, инженер механик һәм башка вакансияләр тәкъдим итәчәк.
Чара сәгать 9.00да, Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 39 адресы буенча узачак.