“Өйдә бәйрәм” программасы кысаларында Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен бәйрәм чарасы оештырды.
Бәйрәмдә шулай ук 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе волонтерлары катнашты. Биредә балалар өлкәннәргә үз куллары белән эшләнгән бүләкләр тапшырды.