Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Дубъяз гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйдар Сайбаталов белән очрашу оештырды.
Ветеран үзенең иҗат юлы, авыр хәрби вакыты турында сөйләде. Белгечләр һәм укучылар үз чиратында, бәйрәм белән котлап, аңа бүләкләр тапшырды.