Узган атнада республика эш бирүчеләре 2 882 вакантлы эш урыннары тәкъдим итте

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 21 нче февраль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 597 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 232 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,76% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 25 533кә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2882 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 962 кеше эшсез дип танылган, шуларның 882се – моңа кадәр хезмәт куйган. 65 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International