Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

2017 нчы елның 21 нче февраль көненә Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1790 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 3 кешегә күбрәк.

Шулай итеп, Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,67% күрсәткечендә саклана.

Шулай ук, Түбән Кама, Алабуга һәм Менделеевскта эшсезләр саны арткан. Соңгы мәгълүматларга килгәндә, әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1228, 473 һәм 416 эшсез граждан теркәлгән.

Моның белән беррәтән, Яшел Үзән һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимүе күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International