"Сәламәт стиль" программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагогы Лилия Курбатова төркемле дәрес үткәрде.
Очрашуның максаты булып эмоциональ бәйләнешне билгеләү, күтәренке кәеф булдыру торды.
Дәрес барышында балалар белгеч белән берлектә төрле күнегүләр үтәде, бер-берсе белән якыннан аралашты.