"Хыял чаңгылары" – шулай дип Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре яңа технологияне атый.
Әлеге технология спорт-сәламәтләндерү чаралар уздыру циклыннан гыйбарәт. Һәм аны ел саен чаңгыда шуу сезонында "Ялта Зәй" спорт базасында үткәрү планлаштырыла.
Беренче шундый чара агымдагы елның февраль аенда уңай тәэсир генә калдырды. 7 мөмкинлекләре чикле бала һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләдән 2 бала "Ялта Зәй" спорт базасында булып кайтты.