Иртәгә Казанда биеклектә эш башкарганда хезмәтне саклау мәсьәләләре турында фикер алышачаклар

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Иртәгә, 22 февральдә, "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгенең "Кама" залында биеклектә эш башкарганда хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узачак.

Әлеге чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре Федерациясе һәм башкалар катнашачак.

Киңәшмә кысаларында куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү мәсьәләсе каралачак, күмәк һәм шәхси саклану чаралары турында презентация күрсәтү, “Биеклек. Куркынычсызлык – 2017” I Республика бәйгесенең җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узачак.

Чара сәгать 9.30да, Казан шәһ., Оренбург тракты, 8 адресы буенча үткәреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International