Шушы көннәрдә Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үткәрде.
Чараның максаты булып балаларга әхлакый тәрбия бирү, патриотизм, толерантлык нигезләре формалаштыру торды.
Дәрес барышында конкурслар, эстафеталар, уеннар һәм викториналар үткәрелде. Чара чәй табыны артында тәмамланды.