Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган күргәзмә узды.
Әлеге күргәзмәдә 22 инвалид баланың рәсеме тәкъдим ителде. Үз эшләрендә балалар торле хәрби коралларны, машиналарны, солдатларны сурәтләп күрсәтте. Күргәзмә ачылуына ата-аналар да чакырылды.