Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Бергә булдырачакбыз” проектын тормышка ашыру дәвам итә.
Әлеге проект кысаларында приюты карамагындагы балалар психолог Эльвина Бабаева җитәкчелегендә агроном, ветеринар, комбайнчы, тракторчы, сыер савучы кебек авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән танышты.