Арча үзәгендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чаралар узды

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Арча “Мәрхәмәтлек” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Арча педагогия көллияте волонтерлары белән берлектә өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы ир- атларны Совет Армиясе көне белән котладылар.

Чараны оештыручылар ир-атларны бәйрәм белән котлап, кулдан эшләнгән котлау открыткалары тапшырылды.

Шулай ук, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары яшүсмерләр өчен “Армия бәйрәме” дигән мәдәни-күнелачу чарасы үткәрде.

Бәйрәм балаларга “Без – илнең армиясе” дигән музыкаль видеоролик күрсәтү белән башланды һәм мавыктыргыч конкурслар белән дәвам итте. Аеруча балаларга “Миналанган кыр”, “Кем тизрәк һәм көчлерәк”, “Фразаны үзгәртү” дигән эстафеталар ошады.

Малайлар җитезлектә, өлгерлектә көч сынашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International