"Яңа йорт" приюты карамагындагы балалар Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлый

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Кичә, 19 февраль көнне, “Бергә булдырачакбыз” проектын тормышка ашыру кысаларында һәм Ватанны саклаучылар Көне алдыннан Алабуга "Яңа йорт" социаль приютының тимурчылар отряды ялгыз яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен котлау открыткалары ясады.

Балалар рәхәтләнеп акциядә катнашты. Якын арада алар ветераннарның йортына барып, бәйрәм белән котлыйчак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International