Яр Чаллы “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы Бөек Ватан сугышы ветераны Әсләмов Мирсаяф Мөхетдин улы 15 февраль көнне зур юбилее – 90 яшен билгеләп үтте.
Мирсаяф Мөхетдин улы 1927 елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Урьяды авылында дөньяга килә.
1944 елдан 1952 елга кадәр Совет Армиясендә авиация бүлегендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы елларында Кырымның Кара диңгез буендагы шәһәрләрен дошманнан саклауда катнаша, бик күп медальләр белән бүләкләнә.
1959 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлеген тәмамлый. Укыган елларында үзенең булачак тормыш иптәше белән таныша. Мәсхүдә ханым белән инде 60 елдан артык бергә гомер итәләр, ул һәм кыз үстерәләр.