Бүген, 20 февральдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар өчен уку-укыту төркеме ачылды. 10 кеше "ЭВМ операторы" һөнәрен өйрәнүгә кереште.
Якын арада шулай ук "Каравылчы", "Электромонтер", "Бухгалтер", "Парикмахер", "Маникюр остасы", "Пешекче" кебек һөнәрләр буенча укытуны башлау планлаштырыла.
Билгеләргә кирәк, эш белән тәэмин итү үзәге һәм мәгариф учреждениеләре гражданнарга эшкә урнашуда да ярдәм күрсәтә.