Балтач районында тормыш итүче Рәхимә Исаеевага 90 яшь тулды.
Шул уңайдан Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карелино авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин һәм "Шәмәрдән нефтепродукт" филиалының профсоюз комитеты председателе Раил Мухаметсабиров юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Шулай ук, юбилярга Балтач муниципаль район башлыгы Президент В.В. Путинның котлау открыткасын, соңгы эш урынынан һәм авыл җирлегеннән бүләк-күчтәнәчләр тапшырды.