Шушы көннәрдә Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт коллективы җыелышы узды.
Чарада социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Галина Задворнова, социаль яклау бүлеге начальнигы Гүзәл Каюмова катнашты.
Узган елга йомгакны директор Елена Четырчинская ясады. Ахырда агымдагы елга куелган бурычлар турында сөйләп узды.