"Веста" үзәге психологы ата-аналар белән дәрес үткәрде

2017 елның 17 феврале, җомга

"Без бергә" клуб эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Диляра Зарипова инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар белән төркемле дәрес үткәрде.

Чараның максаты булып үз-үеңне танып белү процессларына кызыксыну формалаштыру торды.

Дәрес барышында барлык катнашучылар да төрле күнегүләр башкарды, хис-тойгылары белән уртаклашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International