Арча районында 90 яшьлек юбилярны котладылар

2017 елның 17 феврале, җомга

Кичә Арча "Мәрхәмәтлек үзәге" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы Роза Мөхәммәдова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев килде. Алар юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район башлыгының рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International