"Өлкән яшьтә еш кына хәтер югалуы күзәтелә. Әмма шулай да, тырышлык белән бу проблеманы чишәргә була", – дип саный Лаеш "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре.
Шулай итеп, үзәк белгечләре “Онытма” дип исемләнгән яңа схема уйлап тапты. Әлеге схаманың төп бурычы булып үзәк карамагындагыларны электр приборларын, газ җихазларын сүндереп йөрергә өйрәтү тора.