ТАССР ның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан “Татарстан геройлары” дигән тема астында Яр Чаллы “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 нче филиал китапханә хезмәткәре Мартынова Ләйсән Линар кызы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Муса Җәлил иҗатына багышланган сәнгатьле шигырь уку бәйгесе үткәрде.
Китапханә хезмәткәре сөйләвенчә, бәйгедә катнашучылар язучының тормышы, иҗаты һәм Моабит дәфтәренә кергән балаларга багышланган шигырьләре белән танышты. Катнашучыларның чыгышларына беркем дә битараф калмады. Бәйге барышында язучының рус һәм татар телендә күренекле шигырьләреннән “Кызыл ромашка”, “Минем җырларым”, “Чәчәкләр”, “Бүреләр” дигән әсәрләре укылды.