Шушы көннәрдә Зәй политехник көллиятендә мәктәп укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче пробалар үткәрелде.
Чара барышында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты балаларга тест яздырды, хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында сөйләде.
Моннан тыш, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.