“Үзем эшли алам, үзем булдырам” юнәлеше буенча «Шатлык» приюты карамагындагылар өчен тегү ательесенә экскурсия оештырылды.
Чара барышында балалар тегүченең төрле заказлар кабул итү, киемне киеп карау бүлмәсе һәм әзер булган киемнәр почмагын күрерә алды. Алга таба тегүче киемнәрне ничек тегәргә, төзәтергә икәнен, тегү машинасында ничек эшләвен күрсәтте.
Мондый экскурсияләр, һөнәри юнәлеш бирү эшендә, социаль җайлашуда мөһим роль уйный. Тәрбияләнүчеләргә эшкә урнашу вакытында туган сорауларына җавап табарга булыша.