Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 6 нчы гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен “Һөнәрләр дөньясы” дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара узды.
Үзәк белгечләре укучыларга хезмәт базарында ихтыяҗы зур булган һөнәрләр, белем алу турында сөйләде.
Чараның йомгаклау өлешендә балаларга табиб һәм журналист һөнәрләре турында фильмнар күрсәттеләр.