Шушы көннәрдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында “Татарстан Республикасында гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү” Республика гамәли-юнәлешле семинары узды.
Семинар эшендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Юлия Абдреева, социаль хезмәт күрсәтү методологиясе бүлеге башлыгы һәм белгечләре, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре җитәкчеләре катнашты.
Чара барышында узган елда оештырылган төп чаралар исемлеге һәм нәтиҗәләре, 2017 елга бурычлар һәм индикаторлар турында сөйләштеләр, "Хокукый навигатор" информацион технологияләр презентациясен күрсәттеләр.