20 февральдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы базасында мәдәният, социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирү буенча пресс-конференция узачак.
Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында мәгълүматның ачыклыгы, хезмәткәрләрнең ихтирамлы булуын инвалидлар, ветераннар җәмәгать берләшмәләре вәкилләре арасыннан бәйсез экспертлар бәяли.
Әлеге эшнең ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында ничек башкарылуы турында министр урынбасары Юлия Ивановна Абдреева сөйләячәк.
Пресс-конференция 13:00 сәгатьтә башланачак.