Яр Чаллы шәһәрендә узган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясалды

2017 елның 17 феврале, җомга

Кичә Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды.

Чарада түбәндәге 19 предприятие һәм оешманың кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты: «Сервисная компания РариТЭК» ҖЧҖ, «Рек-лайн» ҖЧҖ, “СЦ Бизнес-Партнер” ҖЧҖ, «СК «Ренессанс Жизнь» ҖЧҖ һәм башкалар катнашты.

Барлыгы эш бирүчеләр 432 вакантлы эш урыны тәкъдим итте, шулар арсында инженер-технолог, инженер-конструктор, маркетолог, менеджер, финанс консультанты, социаль хезмәткәр, автомобиль йөртүче, пешекче, аппликатор-җыючы, фрезеровщик, кондуктор, маляр, станоклар операторы, монтажчы, каравылчы һәм башкалар да бар иде.

Ярминкәгә 182 кеше килде, шуның 34сенә алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International